«Дәүләт хезмәтләре»ндә өлешчә мобилизацияләү буенча яңа хезмәтләр эшли башлады

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Өлешчә мобилизациягә бәйле рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталында ике яңа хезмәт эшли башлады. Аларның берсе үз теләкләре белән китүчеләр өчен, икенчесе ялгыш чакырылучылар өчен эшләнгән.

«Дәүләт хезмәтләре»ндәге яңа мөмкинлекләр турында тулырак мәгълүмат белән вице-премьер Дмитрий Чернышенко чыгыш ясады.

Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча Дәүләт хезмәтләре порталында кыска вакыт эчендә субъектлар, Оборона министрлыгы белән бергә өлешчә мобилизацияләү буенча гражданнар өчен ике яңа хезмәт эшләнде, тикшерелде һәм урнаштырылды.

Беренчесе – «Доброволец булырга» –махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашырга теләүчеләр өчен.

Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле Дәүләт хезмәтләре порталында әлеге темага 70 меңнән артык гариза теркәлгән. Хәзер гаризаны, «Доброволец булырга» баннерына басып яки цифрлы тавышлы ярдәмче аша бу бүлеккә кереп, тиз рәсмиләштереп була.

Ачылган формада сайлап алу критерийлары күрсәтеләчәк. Яшькә һәм хезмәт итү тәҗрибәсенә аеруча игътибар итәргә, аннан соң шәхси мәгълүматлар белән анкета тутырырга кирәк, аларның күбесе автомат рәвештә йөкләнә.

Картада мөрәҗәгать итү өчен уңайлы булган хәрби комиссариатны сайларга һәм гариза җибәрергә кирәк. Ике көн эчендә хәрби комиссариатка бару датасы, вакыты һәм кирәкле документлар исемлеге күрсәтелгән хәбәрнамә киләчәк.

Хезмәт бу ял көннәрендә сынау режимында эшли башлады. Аның аша доброволецлардан 2 меңгә якын гариза бирелгән инде.

Президент шулай ук өлешчә мобилизация кысаларында ялгыш чакырылган гражданнардан килгән һәр сигналга җавап бирү бурычын куйды. Дәүләт хезмәтләре порталында,мондый карарларга шикаять бирү өчен, махсус хезмәт эшли башлады. Элегрәк мондый мөрәҗәгатьләр Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәм порталына мөрәҗәгатьләрнең универсаль формасы аша килә иде.

Порталда «Мобилизация карарына шикаять бирү» баннерын табарга яки бу бүлеккә цифрлы ярдәмче аша күчәргә кирәк. Алга таба кем өчен гариза бирелүен күрсәтергә кирәк. Гаризаны мобилизацияләнгән кеше үзе яки аның туганы бирергә мөмкин.

Ачылган формада исемлектән кичектереп тору өчен нигезне сайларга кирәк. Шәхси мәгълүматлар автомат рәвештә йөкләнә, аларны расларга кирәк. Чакыру кәгазенең фотосын яки сканерланганын йөкләргә кирәк һәм хәрби билет турында мәгълүматларны тутырырга, шулай ук кичектереп тору өчен нигезләрне дәлилли торган документларны тәкъдим итәргә кирәк.

Шикаять автомат рәвештә һәм кыска вакыт эчендә төбәк комиссиясенә тапшырылачак, аның вәкиле исә Дәүләт хезмәтләре порталына тоташтырылган. Карар буенча һәр гариза күзәтелә һәм контрольдә тотыла. Мәгълүмат ил җитәкчелегенә җиткереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International