Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге үзмәшгуль татарстанлыларны һөнәри керемгә салым түләүчеләр алдында торган актуаль мәсьәләләргә багышланган «Эш итә башларга вакыт» конференциясендә катнашырга чакыра.
Конференция 9 октябрьдә 10:00 дән 17:30 гә кадәр «Kazan Bazar» үзмәшгульләр форумы кысаларында узачак.
Программа үз эченә актуаль темаларны ала: аз бюджетлы маркетинг, маркетларда һәм ярминкәләрдә катнашу, блоглар аша реклама, ару белән көрәш, стиль һәм имидж.
Катнашучыларга уңайлы булсын өчен, мәйданчыкта мастер-класслар белән балалар зонасы эшләячәк, белгечләр консультациясе узачак, шулай ук призлар уйнатылачак: iPhone 13, фитнес абонементы һәм шәһәрнең иң яхшы урыннарында сәүдә урыннарын арендалау.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасының үзмәшгуль гражданнары өчен «Минем бизнес» үзәгендә берничә юнәлеш буенча финанс булмаган ярдәм күрсәтелә: күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу, маркетплейсларда эшләү өчен квалификация күтәрү һәм түләүсез нигездә социаль челтәрләрдә продукцияне танытуга өйрәтү.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды үзмәшгульләргә финанс ярдәме күрсәтә – 2 елга кадәр 5,5 % ка кадәр ставка белән 500 мең сумга кадәр микрозаем бирә.
Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган әлеге һәм башка ярдәм чаралары турында кайнар линия телефоны аша белергә була: 8(843)524-90-90.
Үзмәшгульләр өчен конференция Эшкуар йортында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 нче йорт, 3 нче кат.
Конференциядә катнашу алдан теркәлү буенча бушлай.