ТР Икътисад министрлыгы Татарстан эшкуарлары өчен дәүләт сатып алуларында катнашу турында семинар үткәрәчәк

2022 елның 7 октябре, җомга

11 октябрьдә «Минем бизнес» үзәгендә эшкуарлар өчен «Дәүләт сатып алуларында катнашу формуласы» дигән бушлай семинар узачак.

Чара спикерлары Артем Шеваловский – «ТР Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ генераль директорының беренче урынбасары һәм Елена Сидорова — «ТР Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖнең сатып алу эшчәнлеген үстерү бүлеге башлыгы булачак.

Чара программасында дәүләт сатып алулары төрләре, катнашу принциплары һәм старттагы гомуми хаталар турында мәсьәләләр кузгатылачак. Экспертлар шулай ук дәүләт сатып алуларында һәм тендерларда катнашканда кече һәм урта бизнес ия булган файда һәм өстенлекләр турында сөйләячәк.

Семинар түбәндәгеләргә файдалы булачак:

• товар, эш, хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итүчеләргә;

• кече һәм урта эшкуарлык субъектларына;

• социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга;

• инвалидлар оешмаларына.

Семинар 2022 елның 11 октябрендә 9:30 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, Эшкуар йорты.

Чарада катнашу бушлай, сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

Шулай ук сылтама буенча онлайн трансляция булачак https://my.smartwebinar.info/UWD7R49ZFEB1Cya2cm2RH.

Семинарны оештыру белән бәйле мәсьәләләр буенча 8(843) 561-02-01 өст.223 телефоны аша Нуриева Румиягәмөрәҗәгать итәргә кирәк.

Эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен башка белем бирү чаралары турында Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды сайтында https://fpprt.ru/, шулай ук «Минем бизнес» кайнар линия телефоны буенча 8(843)524-90-90  белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International