Татарстан эшкуарларын Прокуратура үткәрә торган бизнес хокукларын үтәү турында түгәрәк өстәлдә катнашырга чакыралар

2022 елның 9 декабре, җомга

15 декабрьдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге Казан шәһәре прокуратурасы белән берлектә эшкуарлык эшчәнлеген җайга салу белән бәйле проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен түгәрәк өстәл оештыра.

Санкция басымы белән бәйле хәзерге икътисади шартларда икътисадның тотрыклы үсеше һәм бизнеска ярдәм итү ил җитәкчелеге тарафыннан иң мөһим өстенлекләрнең берсе итеп билгеләнде. Прокуратура органнары тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары хокукларын үтәүгә юнәлдерелгән күзәтчелек функцияләренә аерым игътибар бирелә, чөнки гавами хезмәт күрсәтү өлкәсе хакимият һәм хуҗалык итүче субъектлар арасындагы хезмәттәшлекнең барлык аспектларын диярлек үз эченә ала.

Бу һәм эшкуарлык эшчәнлеген җайга салу белән бәйле башка мәсьәләләр турында 15 декабрьдә Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28, 3 кат) сөйләшәчәкләр.

Чарага теркәлү КУЭ.РФ ның Цифрлы платформасы аша башкарыла. («Сервислар» – «Төбәк ярдәм чаралары» – «Ярдәм алырга» – «Минем бизнес» үзәгенең укыту чараларына язылу», сайлап алу мөмкинлеге бирелә торган исемлектән «Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре белән түгәрәк өстәл – 15.12.2022»не сайларга)

ТР «Минем бизнес» үзәгенең бу һәм башка чаралары турында кайнар линия номеры +7 (843) 524-90-90буенча консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International