Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм ведомство учреждениеләре хезмәткәрләре өчен ришвәтчелеккә каршы тематикага белем бирү семинары узды. Чараны Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Венера Садыйкова ачты.
Семинарда шулай ук Социаль-икътисади мониторинг департаментының мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Фәридә Фәйзрахманова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге әйдәп баручы белгече, ришвәтчелек һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат Зөлфия Вафина, министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Утырышта катнашучыларга ришвәтчелеккә каршы үткәрелгән граждан хезмәткәрләрендә ришвәтчелеккә карата түзеп тормаслык мөнәсәбәт формалаштыруга, ришвәтчелеккә каршы законнарда билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне һәм хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәүгә юнәлдерелгән эш турында мәгълүмат җиткерелде.
Гамәлдәге ведомство норматив хокукый актларына һәм аларның тайпылышсыз үтәлешенә аерым игътибар бирелде. Чарада шулай ук Министрлык хезмәткәрләрен ришвәтчелеккә каршы мониторинг формалаштыру кысаларында үткәрелә торган эшчәнлек белән таныштырдылар һәм «Ришвәтчелек турында халык фикерен өйрәнү» социологик сораштыруның төп нәтиҗәләрен әйттеләр.
Семинар барышында хезмәткәрләргә хәбәр ителгәнчә, 7 декабрьдә Министрлыкның ришвәтчелек һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы заты Зөлфия Вафина республика министрлыклары һәм ведомстволары командасы составында Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышланган интеллектуаль квизда катнашты. Команда икенче урынны алды.
«СИБУР-Холдинг» ГАҖ оештырган викторинада комплаенс-системаны һәм бизнес-мәдәниятне нәтиҗәле үстерү максатларында шулай ук Түбән Кама Нефтехим, Казаноргсинтез, СИБУР-ТР хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль сектор хезмәткәрләре һәм эшчеләре катнашты.