Бизнесның ярдәм чараларында катнашуын Икътисад министрлыгында эшче төркем утырышында карадылар

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

13 декабрьдә министрлыклар, ведомстволар, хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышында өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә федераль ярдәм чараларында катнашу эшен оештыру, кече һәм урта бизнестагы агымдагы вәзгыять һәм 2022 елда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү йомгаклары, Татарстан муниципаль районнарында төбәк инвестиция стандартын кертү мәсьәләләре каралды.

Мобилизацияләнгән гражданнарга кредит каникуллары бирүне күздә тоткан ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Гарантия фонды доклад ясады. Фонд директоры Рөстәм Мөхәммәтшин бер атна эчендә мобилизацияләнгән гражданнарга кредит каникуллары бирү буенча нәтиҗәләрне әйтте, республиканың кредит оешмалары һәм микрокредит компанияләре белән эш ничек оештырылганлыгы турында сөйләде.

«Өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә ярдәм чараларында катнашуга тиешле ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә, проблемалы мәсьәләләрне эшче төркемгә җиткерергә, тиз генә җавап бирергә һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә, кредит каникуллары бирү тәртибе турында мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына хәбәр итәргә кирәк», – дип билгеләделәр ТР Икътисад министрлыгында эшче төркемдә.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча агымдагы елга йомгак ясау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасында Төбәк инвестиция стандартны кертү мәсьәләсе буенча доклад белән ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International