ТР Икътисад министрлыгында эшче төркем утырышы узды

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министрлыклар, ведомстволар, хакимият органнары, муниципаль берәмлекләр, кредит оешмалары вәкилләре катнашында эшче төркем утырышында өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә федераль ярдәм чараларында катнашу эшен оештыру, инвестиция эшчәнлеген активлаштыруга һәм Татарстан Республикасында мәшгульлеккә ярдәм итү мәсьәләләрен карадылар.

Мобилизацияләнгән гражданнарга кредит каникуллары бирүне күздә тоткан ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Гарантия фонды доклад ясады. Фонд директоры Рөстәм Мөхәммәтшин бер атна эчендә мобилизацияләнгән гражданнарга кредит каникуллары бирү буенча нәтиҗәләрне әйтте, республиканың кредит оешмалары һәм микрокредит компанияләре белән эш ничек оештырылганлыгы турында сөйләде.

Утырышта шулай ук 2022 елның 21 ноябрендәге 443-ФЗ номерлы кабул ителгән Федераль законга кагылышлы мәсьәлә каралды. Ул, аерым алганда, мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына бирелә торган кире кайтарылмый торган түләүләрне НДФЛдан һәм иминият кертемнәреннән, һәм өлешчә мобилизациягә чакырылган, махсус хәрби операциядә катнашучы ирекле ярдәмчеләргә һәм контрактчыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына бирелгән мөлкәткә өстәмә кыйммәт салымы түләвеннән азат итә.

ТР Икътисад министрлыгында әлеге ярдәм чарасы турында мәгълүматны потенциаль алучыларга –эшкуарларга, мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә җиткерү зарурлыгын билгеләп үттеләр.

Татарстан Республикасында Төбәк инвестиция стандартны кертү мәсьәләсе буенча доклад белән ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева чыгыш ясады. Ул төбәкнең муниципаль берәмлекләре тарафыннан Татарстанның инвестиция картасын инвестицион инфраструктура объектлары турында ышанычлы мәгълүматлар белән тулыландыру өчен башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

Утырышта шулай ук икътисадның структур үзгәртеп корылуы белән бәйле хезмәт базарындагы мөмкин булган үзгәрешләр турындагы мәсьәлә каралды. Әлеге тема буенча доклад белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International