Мидхәт Шаһиәхмәтов: республикада икътисади үсеш темпларын һәм сыйфатын саклауның мөһим факторы –инвестицияләрне стимуллаштыру

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Республика икътисады үсешен тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту турында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга багышланган Хөкүмәт утырышында сөйләде.

Утырышта Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры урынбасары Мурат Керефов, «Росатом» дәүләт корпорациясенең «ПСР» «Җитештерү системасы» АҖ проекты җитәкчесе Дмитрий Репьев, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Видеоконференция режимында чарага республика муниципалитетлары башлыклары кушылды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов социаль-икътисади үсешнең агымдагы шартларында инвестицияләрне җәлеп итү өчен көндәшлекле өстенлекләр булдыруга һәм үстерүгә, республика территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен шартларны яхшыртуга игътибар итәргә кирәклеген билгеләде. Моңа түбәндәге төп инструментлар юнәлтелгән: төбәк инвестиция стандарты; Инвестициян климаты торышының милли рейтингы; «Росатом» дәүләт корпорациясенең «Үтәли инвестиция агымы» проекты.

Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан формалаштырылган Милли рейтинг ил субъектларында инвестицион җәлеп итүчәнлекне бәяләүче мөһим корал булып тора. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Мәскәүдән соң 2 нче урынны саклап кала алды.

Рейтинг нәтиҗәләре 4 юнәлештә 67 күрсәткеч буенча исәпләп чыгарылган: җайга салу мохите, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм, шуларның 72 % ы стейкхолдерларны (эшкуарлар һәм инвесторлар) сораштыру нәтиҗәләре буенча формалашкан. 

Агымдагы Рейтинг нәтиҗәләрен анализлау нәтиҗәләре буенча республикада шактый эш башкарылды: иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән регион-лидерларның тәҗрибәләренә җентекле анализ ясалды; инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда эшкуарлар алдында туган каршылыклар турында мәгълүмат җыю; экспертлар, эшлекле һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре белән очрашулар оештыру. 

Эш нәтиҗәсе: үсешнең мөмкин булган нокталарын ачыклау, эшкуарлык эшчәнлеген алып бару һәм инвестицияләр агымын тәэмин итүгә китерәчәк республиканың көндәшлекле өстенлекләрен үстерү өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә торган чаралар һәм идарә итү карарларын формалаштыру.

Утырышта катнашучылар һәр күрсәткечне җентекләп карадылар, республиканың көчле якларын һәм үсеш резервларын билгеләделәр.

Мәсәлән, «Җайга салу мохите» блогы бизнес өчен төрле дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен бәяли – төзелешкә рөхсәт, лицензияләр бирү, күчемсез милеккә хокукларны теркәү, инженерлык челтәрләренә тоташу һ. б.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусовҗитәкчелегендә оештырылган Төбәк инвестиция стандарты элементларын кертү эше кысаларында әлеге күрсәткечләр буенча инвестор гамәлләре алгоритмнары эшләнгән, алар эшләрне оештыру һәм инвестиция проектларына ярдәм итү буенча хакимият органнарына бердәм таләпләрне, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларына тоташуның конкрет этапларын һәм вакытларын билгели. Алгоритмнар хезмәт күрсәтү вакытын кыскартырга, ведомствоара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш.

Шулай ук әлеге блок күрсәткечләрен арттыруга промышленность эксплуатациясенә кертеп җибәрүне тизләтергә кирәк булган Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСОГД) эшләү дә ярдәм итәчәк. ГИСОГД эше төзелеш комплексы хезмәтләренең җыелма вакытын сизелерлек кыскартуны тәэмин итәчәк, килештерү процедураларын тизләтәчәк.

Инженерлык инфраструктурасы челтәрләренә тоташу вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә торган тагын бер төп фактор – ведомстволар эчендә параллель онлайн форматта килештерү процедуралары процессын оптималь вакытта оештыру. Әлеге тәҗрибә Татарстанда киләсе елда гамәлгә ашырылачак.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, бизнесны яклауны тәэмин итүче институтларның нәтиҗәлелеген һәм эшкуарларга административ басым дәрәҗәсен бәяли торган күрсәткечләр уңай динамиканы күрсәткән.

Мондый нәтиҗәләргә контроль органнары эшчәнлегенә профилактиканың яңа инструментларын кертү, риск-юнәлешле якын килү һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының, прокуратура органнарының контроль органнары һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә комплекслы эше нәтиҗәсендә ирешелде. 

Шулай да, контроль (күзәтчелек) чараларны узу процедуралары әле тиешенчә аңлашылып бетми һәм бизнес өчен «үтә күренмәле» түгел. Эшкуарларның мәгълүматлылыгы дәрәҗәсен күтәрү өчен, агымдагы елда «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы базасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының электрон формада документлар алмашу буенча контроль органнары белән хезмәттәшлеген күздә тота торган Бердәм тәрәзә булдыру эше алып барыла. Моннан тыш, тикшерүләр узуның ачыклыгын арттыру өчен, тикшерү органнары белән дистанцион үзара бәйләнешнең яңа механизмнары кертелә. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында «Инфраструктура һәм ресурслар» блогында күрсәткечләр үсешенә ярдәм итәчәк түбәндәге чаралар билгеләнде. Инфраструктура объектларын бәяләүне яхшырту өчен, муниципаль сәнәгать парклары резидентларының Татарстандагы дәүләт ярдәме чаралары комплексында катнашуын тәэмин итәргә. Шулай ук югары үсеш потенциалы булган сәнәгать парклары проектларын сайлап алу һәм аларга адреслы ярдәм итү мөһим чара булачак.

Респондентлар тарафыннан финанс ярдәменең сыйфатын һәм мөмкинлеген бәяләү үсеше өчен, цифрлы сервислар аша чаралардан файдалану процедураларын гадиләштерүне һәм файдаланучыларга карата шартлар һәм таләпләр турында аңлаешлы һәм тулы мәгълүматны һәркем куллана алырлык итеп урнаштыруны тәэмин итәргә кирәк.

Күрсәткечләренең дүртенче блогы – «Кече эшкуарлыкка ярдәм итү»  Биредә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында кече эшкуарлыкны үстерү дәрәҗәсе күтәрелү күзәтелә

Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча да уңай үсеш юнәлеше күзәтелә. Милли рейтинг методикасы буенча кече һәм урта бизнес хезмәткәрләре саны өлеше 38 % (749 мең кеше) дәрәҗәсендә бәяләнә, бу лидер төбәкләрнең кыйммәте белән чагыштырырлык. 

Алдынгы позицияне саклап калу өчен, эшкуарларны һәм үзмәшгульләрне федераль һәм республика чараларына, шул исәптән, хисап бирү процедурасын гадиләштерә һәм салым йөкләмәсен киметә торган яңа салым режимына (АУСН) кертеп җибәорүне дәвам итәргә, яңаларын җәлеп итәргә һәм индустрия паркларының гамәлдәге резидентлары проектларын таратырга кирәк.

Бизнеска мәгълүмати ярдәм сыйфатын бәяләүне арттыру өчен Татарстанда белем бирү программаларының составын һәм тематикасын эшкуарларның ихтыяҗларына карап көйләргә мөмкинлек бирә торган NPS-система (кире элемтә җыю системасы) кертелә. Инде бүген, бизнес мөрәҗәгатьләре нигезендә, белем бирү программалары исемлеге актуальләштерелде һәм персональләштерелде (бизнесның аерым категорияләренә җибәрелде). Сүз яшь һәм социаль эшкуарлар өчен укыту чаралары, хатын-кызлар эшкуарлыгы, шулай ук маркетплейсларда продукцияне сату турында бара. 

Андрей Белоусовның ил субъектларында Төбәк инвестиция стандартын кертү буенча йөкләмәләрен үтәү кысаларында Татарстан «Үтәли инвестиция агымы» проектын тормышка ашыруда катнашучы күзәтүче тәбәк итеп билгеләнде. Әлеге проектта катнашу хезмәтләрләрдән файдаланганда инвестор үтә торган процедураларны һәм вакытны киметү өчен объектив резервларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

Проект «Росатом» дәүләт корпорациясенең «Росатом җитештерү системасы» АҖ тарафыннан министрлыкларга, ведомствога караган һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга күрсәтелә торган методологик ярдәм вакытында инвестор гамәлләре алгоритмнарының агымдагы хәлен анализлауны күздә тота.

Росатом экспертлары белән берлектә Татарстанда инвестор гамәлләре алгоритмнарын анализлау һәм картировкалау буенча 8 юнәлештә эш алып барыла. Моның өчен профильле министрлар һәм җитәкчеләр җитәкчелегендә эшче төркемнәр формалаштырылган, алар составына барлыгы 70 кеше керә. Шулай ук бу эштә ресурс оешмалары, Казан, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән районнары, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетларының структур бүлекчәләре вәкилләре, профильле министрлыклар актив катнаша. 

«Инвестиция климатын яхшырту һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру өчен, республиканың барлык дәрәҗәдәге хакимиятләре, предприятиеләре һәм оешмаларының килешенгән һәм координацияләнгән эшләве кирәк. Безнең уртак эшчәнлегебез штаб форматында узарга һәм, ахыр чиктә, алда торган бурычларны комплекслы хәл итүгә, килеп туган проблемаларга оператив җавап бирүгә һәм үсеш резервларын ачыклауга китерергә тиеш», – дип нәтиҗә ясады Татарстан Республикасы икътисад министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International