ТР Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында көндәшлек үсеше турында сораштыру үтәргә чакыра

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Ел саен товар базарларында көндәшлек торышына һәм үсешенә мониторинг үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы төбәк һәм муниципаль базарларда товар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләр фикерләре буенча сораштыру үткәрә.

Әлеге сораштыруда катнашу һәрбер кулланучы һәм бизнес вәкиле мәнфәгатьләрендә, аның нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына төбәк территориясендә көндәшлекне алга таба үстерү, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү һәм яклау, аларның продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру өчен шартлар формалаштырырга ярдәм итәчәк.

Сораштыру аноним, шәхси мәгълүматлар юк. Алынган барлык мәгълүмат гомумиләштерелгән формада гына кулланыла. 

Сораштыру түбәндәге сылтамалар буенча:


Татарстан Көндәшлекле мохит Эшкуарлар

Товар, хезмәт күрсәтүләрне кулланучылар (Татарстан 2022)

Финграммотлылык (Татарстан 2022)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International