ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен мәгълүмати технологияләрне куллану буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында электрон технологияләрне кертү буенча чираттагы чаралар тикшерелде. Утырыш 2014 елның 28 октябрендә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узды.
Күтәрелгән мәсьәләләр арасында Федераль салым хезмәтенең электрон формада өстенлекле хезмәт күрсәтү механизмнары һәм перспективаларына, һәм шулай ук ЭЭМның мәгълүмати инфраструктурасын үстерүгә кагылышлы сораулар бар.
Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга (СЮ КБО) ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасы дәүләт башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы буларак, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар арасында 2014 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына уздырылган бәйгегә йомгак ясалды. Гаризалар агымдагы елның 10 сентябреннән 14 октябренә кадәр кабул ителде.
Лицензиатның дистанцион мәктәбендә унтугызынчы дәрес урнаштырылган: «Лицензия таләпләре: хезмәткәрләр (2нче өлеш)». Дәрес кысаларында кирәкле хезмәткәрләрнең булуын документлар белән раслауга, тимер-томыр кабул итү пунктында эшләргә тиешле хезмәткәрләр санына карата закон тарафыннан куелган таләпләргә, әлеге яктан караганда кара һәм төсле металл калдыкларын җыю пунктлары арасындагы аермага кагылышлы сораулар карала.
«Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә киткән чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында дәүләт ярдәменә тәкъдим ителү өчен эшкуарлык субъектларын сайлап алу бәйгесенә йомгак ясалды.
2014 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан экспорт юнәлешле предприятиеләр өчен оештырылган «Тайм-менеджмент» темасы буенча белем бирү семинары узды.
Лектор сыйфатында сертификацияле бизнес-тренер, коуч, коммуникацияләр өлкәсендә белгеч Лариса Кузьмина чыгыш ясады.
Тренингның үзенчәлеге катнашучыларның эчке потенциалын ачарга ярдәм итүче коучинг ысулын куллану булды.

15
ноябрь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре продукциясен дөнья базарларына этәрү максатында, БСОна кергән илләрнең товар базарларында маркетинг тикшеренүләре үткәрү һәм Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән продукцияләр өлешендә Таможня берлеге илләренә кертелгән көндәшлекле импорт товарларына мониторинг уздыру» проектын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләрен карауга багышланган киңәшмә уздырды. Әлеге чара 2013 елда Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм итү программасын тормышка ашыруга бирелгән субсидияләр кысаларында оештырылды.
2014 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Төрекмәнстан Республикасы Хөкүмәте арасындагы килешүне тормышка ашыру буенча Уртак эшче төркемнең икенче утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Төрекмәнстан Республикасы икътисад һәм үсеш министры Вепа Абдылхәкимов алып барды.
2014 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Кырым Республикасы икътисадый үсеш министры Николай Коряжкин булып китте.
Татарстан икътисад министрының барлык урынбасарлары катнашкан әлеге очрашу барышында министрлыклар алып барган эшчәнлек өлкәләренә кагылышлы сораулар каралды. Очрашуны ачып, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов Кырым Республикасындагы коллегалар белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген тагын да югарыракка күтәрү максатында Кырым Икътисадый үсеш министрлыгына Татарстанда эшләнгән норматив хокукый актлар һәм стандартлар биреләчәген билгеләп үтте.

14
ноябрь, 2014 ел
җомга
Америка бизнес-инкубаторлар милли ассоциациясенең (NBIA, АКШ) югары технологияле бизнесларны инкубацияләү, эшмәкәрлек һәм инновацион үсеш мәсьәләләре буенча эксперты Марк Лонг Татарстан Республикасы хакимияте вәкилләре өчен кече бизнес һәм бизнес-инкубаторларны үстерүдә төбәкнең инновацион стратегияләренә багышланган лекция укыды.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашкан очрашу кичә республика Министрлар Кабинетында "Татарстан-2030: киләчәк икътисады өчен кеше капиталы" конференциясе кысаларында узды.
2014 елның 14 ноябрендә ИТ-паркта «Татарстан 2030: киләчәк икътисады өчен кеше капиталы» конференциясе узды. Анда Анда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең әзерлек үтә торган беренче редакциясенең төп нигезләмәләре каралды.
Конференция алдыннан «Татарстан 2030: глобаль көндәшлеккә сәләтлелек юлында» пленар утырышы уздырылды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхетдинов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International