2014 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре продукциясен дөнья базарларына этәрү максатында, БСОна кергән илләрнең товар базарларында маркетинг тикшеренүләре үткәрү һәм Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән продукцияләр өлешендә Таможня берлеге илләренә кертелгән көндәшлекле импорт товарларына мониторинг уздыру» проектын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләрен карауга багышланган киңәшмә уздырды. Әлеге чара 2013 елда Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм итү программасын тормышка ашыруга бирелгән субсидияләр кысаларында оештырылды.
Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре:
– БСОга кергән 45 илнең товар базарларына үтеп керү шартларын өйрәнү;
– Белоруссия, Казахстан һәм Россия Таможня берлеге территориясендә көндәшлекле импорт товарларына мониторинг ясау.