2014 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Кырым Республикасы икътисадый үсеш министры Николай Коряжкин булып китте.
Татарстан икътисад министрының барлык урынбасарлары катнашкан әлеге очрашу барышында министрлыклар алып барган эшчәнлек өлкәләренә кагылышлы сораулар каралды. Очрашуны ачып, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов Кырым Республикасындагы коллегалар белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген тагын да югарыракка күтәрү максатында Кырым Икътисадый үсеш министрлыгына Татарстанда эшләнгән норматив хокукый актлар һәм стандартлар биреләчәген билгеләп үтте.
Үз чиратында Николай Коряжкин Татарстан үсеше моделенә, республикада кулланыла торган принциплар һәм якын килү ысулларына соклануын белдерде, аерып әйткәндә, ул территорияләргә ярдәм итү, кече һәм урта эшкуарлык инфраструктурасы үсеше турында уңай фикерләрен җиткерде.