«Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә киткән чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында дәүләт ярдәменә тәкъдим ителү өчен эшкуарлык субъектларын сайлап алу бәйгесенә йомгак ясалды.
Беркетмә Икътисад министрлыгы сайтының «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм» бүлегендә урнаштырыла (http://mert.tatarstan.ru/rus/Programs_of_business_support/LIZING_GRANT/Protocols_of_contest_committees/2014.html).
Хәзерге вакытта эшкуарлар белән җиһазлар буенча финанс арендасы (лизингы) килешүендә каралган түләмнәрне түләүгә бәйле финанс чыгымнарын өлешчә субсидияләү килешүләре төзү буенча эш алып барыла. Килешүнең типлаштырылган формасын түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/Programs_of_business_support/LIZING_GRANT/Forms_for_filling.html.
Субсидия алучылар, Беркетмә расланган көннән соң, 30 эш көне эчендә субсидияләр бирү Тәртибендә каралган таләпләргә ярашлы рәвештә субсидияләр алу турында килешү төзү өчен кирәкле документларны тапшыралар һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән килешү имзалыйлар.