Республиканың экспорт юнәлешле предприятиеләре өчен «Тайм-менеджмент» белем бирү семинары оештырылды

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

2014 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан экспорт юнәлешле предприятиеләр өчен оештырылган «Тайм-менеджмент» темасы буенча белем бирү семинары узды.


Лектор сыйфатында сертификацияле бизнес-тренер, коуч, коммуникацияләр өлкәсендә белгеч Лариса Кузьмина чыгыш ясады.
Тренингның үзенчәлеге катнашучыларның эчке потенциалын ачарга ярдәм итүче коучинг ысулын куллану булды.
Семинар барышында катнашучылар дөрес куелган максатларның вакытны ничек саклавын, ничек итеп үз максатларыңның картасын төзеп булуын, еллык, айлык, атналык планнарны ни рәвешле төзергә кирәклеген, вакытны ашаучының нәрсә икәнлеген һәм моның белән ничек көрәшеп булуын белделәр. Семинар нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы сертификат алды.

Булачак семинарлар, күргәзмәләр һәм конференцияләр турында мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге сайтында белә аласыз: http://export-rt.ru/meropriyatiya/.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International