14 ноябрьдә Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча төрекмән-татарстан уртак эшче төркеменең икенче утырышы узды

2014 елның 15 ноябре, шимбә
2014 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Төрекмәнстан Республикасы Хөкүмәте арасындагы килешүне тормышка ашыру буенча Уртак эшче төркемнең икенче утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Төрекмәнстан Республикасы икътисад һәм үсеш министры Вепа Абдылхәкимов алып барды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Уртак эшче төркем утырышында министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.
Төрекмәнстан икътисад һәм үсеш министры «Татнефть» ААҖ һәм «Төрекмәннефть» ДК арасындагы дәүләт контракты кысаларындагы хезмәттәшлекне уңышлы эшлекле багланышлар үрнәге дип атады. Шулай ук Вепа Абдылхәкимов «Казан вертолет заводы» ААҖ белән хезмәттәшлек кысаларында вертолетларның төрле модификацияләре хисабына сатып алулар күләмен арттыру, һәм шулай ук сервис үзәге, очучыларны һәм җирдә хезмәт күрсәтүче белгечләрне әзерләү үзәге төзелү мөмкинлекләре каралуын хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International