Кандидатларга карата таләпләр турында мәгълүмат һәм конкурс сайлап алуында катнашу өчен документлар исемлеге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасы» бүлегендә урнаштырылган.
2015 елның 29-31 октябре көннәрендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары җитәкчеләрен һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларын СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбенең «Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗә» программасы буенча укытуның «Проектлар белән идарә итү» темасына багышланган дүртенче модуле оештырылды.
Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә ашыруга багышланган пленар утырышта ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгыш сүзендә ул көндәшлекне үстерү модага иярү түгел, бәлки нәтиҗәле базар мөнәсәбәтләрен формалаштыруның шулай ук нәтиҗәле механизмы булуын билгеләп үтте.
Фондка нигез салынганнан бирле ТР КУЭСна гомуми күләме 112 465 000 сумлык 159 микрозайм бирелгән, шуларның 10 430 000 сумлык 30ы - 2014 елда, 102 035 000 сумлык 129ы 2015 елда бирелгән.