Казан (Идел буе) федераль университеты студентларына Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү формалары һәм методлары турында сөйләделәр

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетында 2015 елның  26 октябрендә Идарә, икътисад һәм финанслар институтының «Менеджмент» бүлеге белгечлекләре фестивале үтте. 

«Татарстан Республикасында бизнеска ярдәм күрсәтү программалары эчтәлеге һәм формалары» мастер-классы кысаларында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО  генераль директоры Андрей Афонин студентларга ТР Икътисад министрлыгы һәм төзелгән инфраструктура объектлары тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International