Намуссыз көндәшлекнең бүгенге халәтен сыйфатлаган көнүзәк мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган «Намуссыз көндәшлек.Теория һәм хокук куллану практикасы проблемалары» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе 2015 елның 29 октябрендә Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Укыту-методика үзәге базасында уздырылды. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин мөрәҗәгать итте.
Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә ашыруга багышланган пленар утырышта ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгыш сүзендә ул көндәшлекне үстерү модага иярү түгел, бәлки нәтиҗәле базар мөнәсәбәтләрен формалаштыруның шулай ук нәтиҗәле механизмы булуын билгеләп үтте. Республикада, уртак эшкә хакимият органнары һәм бизнес вәкилләрен дә җәлеп итеп, имин көндәшлекле мохит булдыруга ныклы игътибар бирергә кирәк.