Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасының моноюнәлешле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләр) территорияләрендә төзелә торган алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре резидентлары өчен оешма табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү һәм «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»гы закон проектына (алга таба – проект) карата гаммәви консультацияләр үткәрелә.
Проект Татарстан Республикасының моноюнәлешле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләр) территорияләрендә төзелә торган алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре резидентларына дәүләт ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Закон проектында алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре резидентларына дәүләт ярдәме күрсәтү түбәндәге салым ташламалары рәвешендә каралган:
1) Татарстан Республикасы бюджетына күчерелергә тиешле табышка салым беренче 5 салым периоды дәвамында 5%ны һәм аннан соңгы 5 периодта 10%ны тәшкил итәчәк;
2) резидентлар оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән азат ителәләр.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге проект белән Татарcтан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз.
Әлеге проектта эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм башка чикләүләр һәм йөкләмәләр кертә яки аларны кертүгә этәрә торган нигезләмәләр, һәм шулай ук эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары һәм Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләрендәге бюджетлар өчен акланмаган чыгымнарга китерә торган нигезләмәләр ачыкланган очракларда үзегезнең тәкъдим-фикерләрегезне түбәндәге электрон адрес буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына юллавыгызны сорыйбыз: Liliya.Farrahova@tatar.ru
Татарстан КУЭ Корпорациясенең җәлеп ителгән “зонтик” поручительлекләре саны буенча Рәсәй төбәкләренең беренче унлыгына керде. Ел башыннан республиканың кече һәм урта бизнесы 500 млн сум алды.
Җәйнең беренче аенда 2025 елга 20 млн сумнан артык керем аркасында патентка хокукларын югалткан күпчелек ШЭ салым салу объектын арткы сан белән алыштырырга өлгерә.