Идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча Татарстан төбәк комиссиясе Идарәче кадрларны әзерләүнең дәүләт планын (Президент программасы) гамәлгә ашыру кысаларында укытуга кандидатлар сайлау конкурсының башлануы турында игълан итте.
Укыту өчен түләү өч чыганак аша башкарыла: 33% - федераль бюджет акчалары хисабына, 33% - республика бюджеты акчалары хисабына, 34% тыңлаучы яисә аны укырга җибәргән оешма хисабына. Шулай итеп, белгечен укырга юллаган оешма өчен укыту бәясе түбәндәгечә булачак: «А» тибындагы программа буенча - 37,4 сумнан да артык түгел, «В» тибындагы программа буенча - 22,5 мең сумнан да артык түгел, «Q» тибындагы программа буенча - 7,5 мең сумнан да артык түгел.
Кандидатларга карата таләпләр турында мәгълүмат һәм конкурс сайлап алуында катнашу өчен документлар исемлеге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасы» бүлегендә урнаштырылган.
Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының 2015/2016 уку елында Президент программасы буенча укырга теләгән белгечләре документларын түбәндәге адреска юлларга тиеш булалар: Казан ш., Рәхмәтуллин ур., 1, 43нче каб. (Казан (Идел буе) федераль университеты бинасы).
Документлар дүшәмбе - җомга көннәрендә 10.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Элемтә өчен телефон номерлары: (843) 292-05-36, (843) 259-35-80, +79178705580; e- mail: pproguk@gmail.com.