2015 елның 10 ае эчендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 100 млн сумнан артык микрозайм бирелде

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе


2015 елның 30 октябрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы  (алга таба – Фонд) микрозаймнар бирү буенча  Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары (алга таба – ТР КУЭС) гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде. 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның 2015 елның 23 июнендәге 6нчы боерыгы нигезендә төзелгән  Микрозаймнар бирү буенча карар кабул итү комиссиясе ТР КУЭСнан алынган гомуми күләме 5 000 000 сумлык 5 гаризаны карады. Комиссия тарафыннан ачыкланган хилафлыклар бетерелгән очракта, гомуми күләме  5 000 000 сумлык 5 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.

Фондка нигез салынганнан бирле ТР КУЭСна гомуми күләме 112 465 000 сумлык 159 микрозайм бирелгән, шуларның 10 430 000 сумлык 30ы  -  2014 елда, 102 035 000 сумлык 129ы  2015 елда бирелгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International