2015 елның 29-31 октябре көннәрендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары җитәкчеләрен һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларын СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбенең «Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗә» программасы буенча укытуның «Проектлар белән идарә итү» темасына багышланган дүртенче модуле оештырылды.
Шулай ук хәзерге вакытта әлеге программа кысаларында эшләнелә торган проектларга бәя бирү буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Экспертлар советы формалаштырыла.