Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
2015 елның гыйнвар – сентябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы
2015 елның 30 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның гыйнвар – сентябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең айлык социаль-икътисадый үсеше рейтингы әзерләнде.
2015 елның гыйнвар – сентябрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2 нче урын) һәм Лаеш (3 нче урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны билиләр.
2015 елның гыйнвар – сентябрь айларында рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә Әтнә (+6 позиция) һәм Саба (+5 позиция) муниципаль районнары ирешкән. Әлеге үзгәрешләр торак йортларның гомуми мәйданнарының, салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсеше темплары артуы кебек кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле.
Мөслим (-7 позиция) һәм Алексеевск (-4 позиция) муниципаль районнарының рейтингта тоткан урыннары түбәнәйде. Әлеге тискәре үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең артуына, торак йортларның гомуми мәйданнарының, салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсеше темплары әкренәюенә бәйле.
Республика буенча төяп-озатылган продукция күләменең җан башына исәпләнгән уртача күрсәткече 350,13 мең сумны тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч буенча республика муниципаль берәмлекләре арасында иң югары уңышка Әлмәт (2103,32 мең сум), Түбән Кама (1136,18 мең сум) һәм Яңа Чишмә (736,63 мең сум) муниципаль районнарында ирешкәннәр.
2015 елның 1 октябренә карата республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,78% тәшкил иткән. 21 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе Лаеш (0,20%), Актаныш (0,28%) һәм Питрәч (0,33%) муниципаль районнарында теркәлгән. Иң югары дәрәҗәсе Саба (1,41%), Алабуга (1,40%) һәм Баулы (1,36%) муниципаль районнарына туры килә.
2015 елның гыйнвар – сентябрь айларында Татарстан Республикасында җан башына уртача 0,44 кв.метр гомуми торак мәйданы кулланышка кертелгән. Җан башына иң зур торак мәйданы Питрәч (2,4 кв.метр), Югары Ослан (2,1 кв.метр) һәм Лаеш (2,0 кв.метр) муниципаль районнарында эксплуатациягә тапшырылган.
Рейтинг белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы сайтында «Социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм фаразлары» бүлегенең
«Территориаль үсеш»
бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Татарстан экспортерлары эре халыкара күргәзмәдә бушлай катнаша ала
Татарстан экспортерларын 2026 елның 14-16 маенда Казанда узачак “Russia Islamic World Cooperation Expo” Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыралар.
Казанда яшь эшмәкәрләр өчен үсеш стратегияләре турында түгәрәк өстәл узачак
Беренче апрельдә Казан Эшмәкәрләр йортында “Гранттан тотрыклы бизнеска: яшь эшмәкәрләр өчен үсеш стратегияләре” темасына түгәрәк өстәл узачак.
30
март, 2026 ел
“Гадел билге” маркировкасы системасында Татарстан эшмәкәрләре саны 40% ка диярлек арткан
2025 ел нәтиҗәләре буенча "Гадел билге” товарларны цифрлы маркировкалау дәүләт системасында Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 5800 тирәсе тәшкил итте. Системаның матбугат хезмәте мәгълүматы буенча бу алдагы елның шул ук чоры күрсәткеченнән 37,6% ка югарырак.
27
март, 2026 ел
Җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен, “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2 апрельдә “Казан Экспо” ХКҮдә (2 нче павильон) ягулык-энергетика комплексы белән тәэмин итүчеләр көне узачак.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз