ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2016 ел
шимбә

Форум кысаларында  «Кама инновацияле-сәнәгать форумы-2016» пленар утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисадын үстерү ноктасы буларак «ИнноКам» территориаль-аерымланган үзәге үсеше турында» дип аталган доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Наталья Таркаева чыгыш ясады.

Россия Федерациясендә 2014 елдан бирле дәүләт контроле реформасын проектлау буенча эш алып барыла. Ул Россия Федерациясендә шул исәптән дәүләт контроле турында җыелма законның эшләнүен һәм кабул ителүен күздә тота. 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында агымдагы елның  18 мартында Татарстан Республикасының Арча, Питрәч, Кукмара һәм Теләче муниципаль районнары өчен социаль-икътисадый үсеш стратегияләрен төзү соравына багышланган эксперт сессиясе үткәрелде. 


18
март, 2016 ел
җомга

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы муниципаль  районнары һәм шәһәр округларында социаль-икътисадый үсеш стратегияләрен төзү буенча эш алып барыла. 

2016 елның 17-25 марты көннәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумы кысаларында проектларны яклау үткәрелә.

Бүген «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 2015 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләрен күрсәтте һәм 2016 елга булган планнары белән таныштырды.


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Гомуми кагыйдә буенча, граждан хокуклары буенча туган бәхәсне судка кадәрге көйләү чараларыннан күргәннән соң гына, яклар арбитраж судына мөрәҗәгать итә алалар.

Баланс комиссиясе эше йомгаклары буенча юл-транспорт комплексы предприятиеләре эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча кирәкле чаралар уздыру турында карарлар кабул ителде.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында  Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы узды. Ул «Финанс-икътисад торышы һәм хезмәт хакларын һәм пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләүдәге бурычларны каплау буенча оешмалар тарафыннан  кабул ителгән чаралар турында»гы сорауларга багышланган иде. Утырышны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров алып барды.

2016 елның 16 мартында Татарстан Республикасы икътисад министры  Яр Чаллы шәһәренең 54нче  торак комплексында булды. 48нче урта белем бирү мәктәбендә  Артём Здунов комплекста яшәүче халык белән очрашты. Очрашуда министр Татарстан Республикасының 2015 елгы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2016 елга булган планнар турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International