ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

Россия Федерациясе Президентының «Шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында» 2008 елның 28 апрелендәге 607нче Указын үтәү йөзеннән,  Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль  районнары башлыкларының 2015 елдагы эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен ирешелгән күрсәткечләр һәм 2016-2018 елларга фаразланган күрсәткечләр турындагы докладларны әзерләү буенча эш тәмамланды.

 

UFI (Бөтендөнья күргәзмә индустриясе ассоциациясе) президенты Сергей Алексеев инициативасы буенча, күргәзмәләр дөньясы вәкилләре дөнья икътисадында күргәзмәләрнең роле турында җәмәгатьчелеккә хәбәр итү максатында үз тырышлыкларын берләштерү хакында карар кабул иттеләр. Моңа бәйле рәвештә 2016 елның 8 июне Бөтендөнья күргәзмәләр көне дип игълан ителде.

 

РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 21 апрелендәге 737-р боерыгы белән  аерым товарлар китертү, аерым хезмәтләр күрсәтү турында шартнамәләр (дәүләт контрактлары) төзегәндә (товарлар китертү, хезмәтләр күрсәтү срогы шартнамә (дәүләт контракты) төзү көненнән  санаганда 30 көннән артып киткәндә) аванс түләү карлмаган федераль бюджет акчаларын алучылар өчен товар һәм хезмәт күрсәтүләр исемлеге расланды.

 

2016 елның 9-10 июне көннәрендә  Новосибирск шәһәрендә, «Новосибирск экспоүзәге» территориясендә, технологик үсеш буенча  «Технопром-2016» Халыкара форумы (алга таба - Технопром, Форум) узачак.

 


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 28 апрелендәге 259нчы Карары белән «2016 - 2020 елларга Татарстан Республикасы сәнәгатенең эшкәртү тармакларын үстерү» дәүләт программасы (алга таба – Программа) расланды.

 

2016 елның  2-3 июне көннәрендә «Сколково» инновацион үзәге территориясендә  Startup Village – Көнчыгыш Европада технологик эшкуарлар өчен иң эре стартап-конференция уздырыла. Конференция 12000гә якын катнашучыны көтә, 2000 стартап үз проектларын питч-сессия, презентация һәм  күргәзмә форматлары кысаларында тәкъдим итәчәк.

 

23-24 май көннәрендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә   «Кластерларны үстерү өчен хезмәттәшлек» III Халыкара фәнни-гамәли  конференциясе уздырыла. Конференцияне «Иннокам» Кама инновацион кластеры, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россия  инновацияле төбәкләре  ассоциациясе (АИРР) белән берлектә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән оештыра.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 22 апрелендәге  749-р номерлы боерыгы белән КУЭ Корпорациясе кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү максатларында хезмәт күрсәтүләр башкарылганда дәүләт хакимияте органнарыннан соратып алырга хокуклы мәгълүмат (шул исәптән электрон формада) исемлеге расланды. 

 


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында агымдагы елның 23-27 мае көннәрендә Краногорск шәһәрендә үткәреләчәк  «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалына командаларны әзерләү дәвам итә.

 

Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «Гариза бирүчеләргә кадастр исәбенә кую һәм (яисә) хокукларга дәүләт теркәвен үткәрү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү барышы турында хәбәр тапшыру тәртибен һәм ысулларын раслау турында» 2016 елның 16 мартындагы 137нче боерыгы Россия Юстиция министрлыгында 2016 елның 25 апрелендә теркәлде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International