Законсыз рәвештә коллекторлык эшчәнлегенә каршы тору буенча чаралар турында закон проекты хакында гавами консультацияләр үткәрелә

2016 елның 6 мае, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Физик затларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын бозучы коллекторлык эшчәнлегенә (бурычларны кире кайтару буенча эшчәнлек) каршы тору буенча кичектергесез чаралар турында» Татарстан Республикасы закон проекты буенча гавами консультацияләр үткәрелә.

Проект физик затларның бурычларын кире кайтару һәм бурычларны кайтарганда физик затларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклауны тәэмин итү буенча эшчәнлекне җайлау максатларында эшләнде.

Үз тәкъдим-фикерләрегезне түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International