Икътисадый үсеш министрлыгы нотариат турындагы закон проектына тискәре бәяләмә бастырды

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Финанслар министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Сделкалар турында хәбәрләр реестрын төзү һәм нотариатның бердәм мәгълүмат системасында йөкләнешләр өлешендә  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына карата җайлау йогынтысын бәяләү турында тискәре бәяләмәсен бастырды.

Бәяләмә бирү барышында Икътисадый үсеш министрлыгы  акт проектын кабул итү максатына ирешүгә каршылык тудыручы куркынычлар барлыгын ачыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International