Татарстан Республикасының углеводород сүсен җитештерү буенча «Алабуга-Сүс» проекты «Ел вакыйгасы. Россия 2015» интернет-тавыш бирү финалына эләкте

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

«Время России» челтәр басмасы һәм «Время России» басма альманахы «Ел вакыйгасы. Россия 2015» интернет тавыш бирүне тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта www.времяроссии.рф челтәр басмасы мәйданчыгында «Ел вакыйгасы. Россия 2015» интернет-тавыш бирү финалы уза. Анда тармак буенча тавыш бирүләрдә җиңгән 12 проект катнаша, шул исәптән Татарстан Республикасының углеводород сүсен җитештерү буенча «Алабуга-Сүс» проекты да («Химия сәнәгате» номинациясендә җиңүче).

 Тавыш бирүдә   Интернеттан файдаланучы һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International