2000 елдан башлап, ел саен «Югары социаль нәтиҗәлелекле Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсы (алга таба – Конкурс) уздырыла. Конкурсның максаты – оешмалар дәрәҗәсендә социаль сорауларны хәл итүнең мөһимлегенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
2016 елда Конкурс 12 номинация буенча үткәрелә.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына Конкурста катнашуга гаризалар бирү срогы – 2016 елның 15 июленә кадәр (белешмәләр өчен телефоннар: 557-21-15, 557-20-13).
Конкурста катнашуга караган барлык кирәкле мәгълүматны сылтама буенча барып табарга мөмкин.