Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы Президиумы утырышында җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштырулар үткәрү йомгаклары каралды

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

2016 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы Президиумы утырышы узды. Совет Президиумы утырышында Татарстан Рспубликасы халкына хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче оешмалар һәм муниципаль районнар, шәһәр округлары җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халык арасында уздырылган сораштырулар йомгаклары хакындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады.  

Совет утырышында шулай ук Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген стимуллаштыру чаралары турындагы һәм башка сораулар тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International