Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан Биржа мәйданчыгы эшләтеп җибәрелде

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Хәзер, үтә күренмәле булмаган «турыдан-туры» сатып алулар урынына, оешмалар товарларны көндәшлекле процедураларны электрон формада үткәрү юлы белән сатып ала алачаклар.

Дәүләт заказы агентлыгы атна саен бушлай сатучылар һәм сатып алучылар өчен Биржа мәйданчыгы эше үзенчәлекләрен аңлатуга багышланган укулар оештыра.

Биржа мәйданчыгы түбәндәге адрес буенча урнашкан: bp.zakazrf.ru.

Биржа мәйданчыгында катнашу өчен, һәр оешма теркәлә ала, федераль мәйданчыкларда катнашу өчен, электрон имза таләп ителә.

Өстәмә мәгълүмат: 8(843)292-95-07, birja@mail.zakazrf.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International