«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы шуны исегезгә төшерә: «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» акционерлык җәмгыяте Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасында (Программа 6,5%) катнашу өчен банкларны өстәмә рәвештә сайлап алу процедурасына керү буенча гаризалар җыюны дәвам итә. Гаризалар бирүнең соңгы көне – 2016 елның 13 июле.
«Инновацияләргә ярдәм итү фонды» ФДУП «Кооперация» программасы буенча гаризалар туплауны дәвам итә, эре бизнес һәм кече инновацияле предприятиеләр арасында партнерлыкны үстерүгә юнәлдерелгән. Программа буенча грант ярдәме күләме - 20 млн сумга кадәр.
Хәзерге вакытта «Инновацияләргә ярдәм итү фонды» ФДУП (алга таба – Фонд) «Старт» программасы буенча гаризалар кабул итә.
Әлеге форум инде икенче тапкыр Россия өчен әһәмиятле вакыйга булачак. Быел ул яңадан Россиянең һәм БДБ илләренең 6100 иң актив һәм перспективалы эшкуарларын, әйдәп баручы компанияләр җитәкчеләрен, хакимият һәм ММЧ вәкилләрен Россия бизнесы перспективалары турындагы диалогны дәвам итү өчен җыя.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 1 июлендәге 615нче карарына ярашлы рәвештә, Россиядә күп фатирлы биналарны капиталь төзекләндерү өлкәсендә эшләүче намуссыз подрядчылар реестры төзеләчәк.
2016 елның 4-29 июле көннәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 30 июнендәге 1307-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, коммерциячел булмаган оешмалардан «Иҗтимагый инициатива – 2016» республика социаль проектлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
2016 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен, һәм шулай ук 2016 ел йомгаклары буенча эшчәнлекнең көтелгән нәтиҗәләрен тикшерүгә багышланган баланс комиссиясе утырышы узды.
2016 елның 23 июнендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон 2016 елның 23 июнендә үз көченә керде. Әлеге законны кабул итү гаиләләргә ана капиталы акчаларыннан 25 000 сум күләмендәге түләүне алырга мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасында «Җитештерүгә караган кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү үзәге» төзелде. Үзәк Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы республика «Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» базасында оештырылды. Оешманың максаты – кече һәм урта бизнес секторында югары технологияле предприятиеләрне үстерү. Моның өчен субконтрактация механизмнары кулланылачак, һәм шулай ук иң эре Россия предприятиеләре, фәнни үзәкләре һәм технопарклары белән хезмәттәшлек җайга салыначак.
Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) 21 төбәктә «Яшь профессионаллар» юнәлеше буенча җәмәгать вәкилләре позициясенә ачык сайлаулар игълан итә.