КУЭ субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасында (Программа 6,5%) катнашу өчен банкларны өстәмә рәвештә сайлап алу уздырыла

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы  шуны исегезгә төшерә: «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» акционерлык җәмгыяте Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасында (Программа 6,5%) катнашу өчен банкларны өстәмә рәвештә сайлап алу процедурасына керү буенча гаризалар  җыюны дәвам итә. Гаризалар бирүнең соңгы көне – 2016 елның 13 июле.

Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 109074, Мәскәү шәһәре, Славянская площадь, 4, 1 корылма. Гаризаларны электрон адреска да юлларга мөмкин: info@corpmsp.ru, күчермәдә: omishina@corpmsp.ru.

Тулырак мәгълүмат «КУЭ» Корпорациясе» АҖ сайтында урнаштырылган:  http://corpmsp.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International