Коммерциячел булмаган предприятие вәкилләре игътибарына!

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 4-29 июле көннәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 30 июнендәге 1307-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә,  коммерциячел булмаган оешмалардан «Иҗтимагый инициатива – 2016» республика социаль проектлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Агымдагы елда конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

  •  «Инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләү: эшнең инновацияле технологияләре»;
  • «Коммерциячел булмаган оешмаларның социаль хезмәт күрсәтүләре: иң яхшы тәҗрибә».

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/obshchestvennaya-initsiativa-2016.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International