ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны 2016 елның 26-28 октябре көннәрендә Астана шәһәрендә үткәреләчәк KazAgro/KazFarm 2016  Халыкара авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате күргәзмәсенә (Казахстан Республикасы) чакыра.

Контракт мөнәсәбәтләре форумы, Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы белән бергә, «Сатып алулар сферасында контракт системасы турындагы закон нигезләмәләрен исәпкә алып, сатып алуларга һәм бюджет инвестицияләренә чыгымнар, бюджет һәм автоном учреждениеләргә һәм башка юридик затларга субсидияләр бирү буенча 2017 елга һәм 2018-2019 еллардагы план чорына бюджетны формалаштыруның төп юнәлешләре. Сатып алуларга чыгымнарны планлаштыру һәм нормага салу» темасына вебинар үткәрәчәк.

Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Наркотиклар куллануны туктаткан затларны хезмәт белән социальләштерү буенча проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларның субсидияләргә гаризаларын карау  комиссиясе утырышы узды.

7 июль көнне  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында   «А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты» (КМТТУ-КАИ) ЮББ ФДБББУ, «Казан дәүләт энергетика университеты» (КДЭУ)  ЮББ ФДБББУ һәм «Казан  милли тикшеренү технология университеты»  ЮББ ФДБББУ (КМТТУ-КХТИ) вәкилләре белән киңәшмә үткәрелде.


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Проект офисының Табигый монополияләр субъектлары эшчәнлегенә иҗтимагый контроль механизмын булдыру һәм гамәлгә ашыру турында Көндәшлекне үстерү стандарты таләпләрен гамәлгә ашыру сораулары буенча чираттагы утырышы уздырылды.

«ТЭМПО» Кама металлургия комбинатын ачу 1500гә кадәр кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында автоградның сәнәгать зонасында юллар челтәрен торгызу эшләре тәмалануга багышланган тантанада катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» КБО генераль директорының беренче урынбасары Сергей Карпов һәм башкалар катнашты.

Пешкәкләр һәм пешкәк гильзалары, цилиндр боҗралары җитештерүче предприятие 2008 елда эшли башлаган. Ул чорда Казанда Федерал-Могул Корпорациясе (АКШ) һәм "КАМАЗ" ГАҖ арасында Чаллыда уртак предприятие ачу турында килешү имзаланган.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия Хөкүмәте дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрендә (КФҮ) башкарыла торган дәүләт хезмәтләре исемлеген раслый торган боерыкка үзгәрешләр кертү хакында  карар кабул иткән.

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге эшкуарларны сәнәгать округлары һәм кече һәм урта бизнес сферасында хезмәттәшлек буенча Россия-Италия эшче төркеме утырышы кысаларында уздырыла торган халыкара бизнес-миссиядә катнашырга чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International