Әлеге форум инде икенче тапкыр Россия өчен әһәмиятле вакыйга булачак. Быел ул яңадан Россиянең һәм БДБ илләренең 6100 иң актив һәм перспективалы эшкуарларын, әйдәп баручы компанияләр җитәкчеләрен, хакимият һәм ММЧ вәкилләрен Россия бизнесы перспективалары турындагы диалогны дәвам итү өчен җыя.
Synergy Global Forum дәүләтнең өстенлекле максатларына ярдәм итү өчен оештырыла. Форумның күренекле спикерлары белемнәрен туплау һәм хакимият, кече һәм урта бизнесның нәтиҗәле хезмәттәшлеге челтәрен төзү аркасында, Форум Россия бизнес җәмәгатьчелеге үсешендә гаять куәтле алгарышка башлангыч бирергә тиеш.
Synergy Global Forum Мәскәү шәһәрендә 2016 елның 21-22 ноябре көннәрендә үтәчәк. Форум турында тулырак мәгълүмат, программа һәм спикерлар хакындыгы мәгълүмат вакыйганың рәсми сайтына урнаштырыла: http://www.synergyglobal.ru/