КФҮләр паспортлар бирә һәм машина йөртү таныклыклары алыштыра башлаячак

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия Хөкүмәте дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрендә (КФҮ) башкарыла торган дәүләт хезмәтләре исемлеген раслый торган боерыкка үзгәрешләр кертү хакында  карар кабул иткән.

Әлеге исемлек ЭЭМ хезмәт күрсәтүләре (элек Федераль миграция хезмәте күрсәтә иде): Россия Федерациясе гражданины паспортын алу һәм алыштыру һәм чит ил паспортының «иске үрнәген» бирү. Хәзерге вакытта әлеге дәүләт хезмәтләре буенча КФҮләр бары тик документлар кабул итәргә генә хокуклы, ә агымдагы елның ноябрь аеннан әзер паспортларны да тапшыра алачаклар. Боерык проекты шулай ук КФҮләрдә 2017 елның 1 гыйнварыннан электрон мәгълүматлы чит ил паспортларын («яңа үрнәктәге» чит ил паспортларын) бирү дә күз уңында тотыла. Бу КФҮләрдә күрсәтелә торган өр-яңа хезмәт була һәм ул халкы, ким дигәндә, 100 меңнән артып киткән торак пунктларда урнашкан КФҮнең бер филиалында мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International