Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге эшкуарларны сәнәгать округлары һәм кече һәм урта бизнес сферасында хезмәттәшлек буенча Россия-Италия эшче төркеме утырышы кысаларында уздырыла торган халыкара бизнес-миссиядә катнашырга чакыра.
Чараларны оештыруның якынча вакыты 2016 елның 18-19 октябре көннәре, Бергамо шәһәре, Италия Республикасы.
Әгәр компаниягезне Италия эшкуарлары белән хезмәттәшлек итү кызыксындыра икән, әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Үзегезнең карарыгыз турында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм фондына 2016 елның 18 июленә кадәр хәбәр итәргә тиешсез. Шулай ук әлеге сорауны тиз арада хәл итү өчен башка өлкәләрдә дә Италия бизнесы белән хезмәт итәргә теләвегез турында да хәбәр (үзегезне кызыксындырган компания исемен һәм тармак атамсын күрсәтергә кирәк) итүегез сорала.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм фондына мөрәҗәгать итүгезне сорыйбыз: + 7 (843) 524-76-70 яисә электрон почта адресы: tatexport@yandex.ru.