ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 1 сентябрендә  республика Яшьләр  инновацияле иҗаты үзәкләре (ЯИИҮ) мастер-класслар, һәм шулай ук укучыларның фәнни-техник иҗатка тартылуларын арттыруны күздә тоткан төрле чаралар оештырды.

 

Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада Авылы, 35)  2016 елның  8-9 сентябре көннәрендә уздырылачак «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумына 1500нән артык кеше теркәлде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырыла торган әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

 

 2016 елның 7- 9 сентябре көннәрендә «ИННОКАМ» Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры, Татарстан Республикасы Кама кече һәм урта эшкуарлыкны кластерлы үстерү  үзәге һәм Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры  предприятиеләре һәм вәкилләре түбәндәге адрес буенча уздырылачак «НЕФТЬ, ГАЗ. НЕФТЬ ХИМИЯСЕ» дип аталган  23нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнаша: Казан ш., «Казан ярминкәсе» КҮ, Оренбург тракты, 8.

 


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Юл карталары» кысаларында кертелгән яңалыклар бизнес алып баруның барлык мөһим өлкәләренә дә кагылды дияргә була, шул исәптән энергия челтәрләренә кушылу, юридик затларны һәм милек хокукын теркәү, төзелеш, таможня сорауларын көйләү, дәүләт компанияләре сатып алуларына керә алу процедураларын тизләтү һәм арзанайтуга һ.б.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар – июль айлары өчен Татарстан Республикасы  муниципаль  берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы әзерләнде.

2016 елның гыйнвар – июль айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама  (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.

 

2016 елның 1 сентябреннән  Казан шәһәрендә һәм Чистай шәһәрендә эшкуарларга ярдәмне күздә тоткан «Минем документларым» челтәренең махсуслаштырылган офислары «Бизнес өчен КФҮ» эшли башлый. Бу эшкуарлык субъектларына дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә, һәм шулай ук өстәмә хезмәт күрсәтүләргә юнәлдерелгән күпфункцияле үзәкләр.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «Россия Федерациясе  субъектлары тарафыннан халыкның сәүдә объектлары мәйданнары белән минималь тәэмин ителеше нормативларын билгеләү кагыйдәләрен һәм халыкның сәүдә объектлары мәйданнары белән минималь тәэмин ителеше нормативларын санау методикасын раслау турында, һәм шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2010 елның 24 сентябрендәге 754нче карарының үз көчен югалтуын тану хакында» 2016 елның 9 апрелендәге 291нче карары белән халыкның сәүдә объектлары мәйданнары белән минималь тәэмин ителеше нормативларын санауның яңа методикасы расланды.

 

 


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

Яңа уку елы башланыр алдыннан ТР икътисад министры  Артём Здунов Яр Чаллыдагы күп балалы гаиләләрдә булды.  Министр үзенең визиты кысаларында 13 бала тәрбияләүче Кузнецовлар гаиләсе белән танышты. Олы балалары  Виктор һәм Дарья инде әти-әниләреннән аерым яшиләр һәм үз гаиләләрен коралар. Шулай ук  Артём Здунов Орловлар гаиләсенә дә керде. Алар 9 бала тәрбиялиләр. Тагын бер гаилә – Хөснетдиновлар 5 бала үстерә. Министр гаилә башлыкларына мәктәп һәм спорт формалары, ранецлар, һәм шулай ук мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен сертификатлар бүләк итте.

 

ТР икътисад министры Артём Здунов  Яр Чаллы шәһәренә барды,  ул анда Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашты.

Чараларда шулай ук почетлы кунаклар сыйфатында автошәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

 

2016 елның 16-18 сентябре көннәрендә Казан шәһәрендә  «HI, FUTURE» киләчәк технологияләре күргәзмә-конференциясе уздырыла. Әлеге конференция кешелек тормышын төптән үзгәртерлек алдынгы технологияләргә багышланган.

«HI,FUTURE» – Россиядә мондый форматтагы беренче чара. Әлеге чараның төп максаты - Россиядә киләчәк технологияләрен үстерүгә максималь ярдәм итү, базарның төп катнашучылары арасында үзара эш итүне оештыру хисабына Россияне инновацияле технологияләрнең дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле итү, һәм шулай ук киләчәк технологияләрен үстерү соравына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International