2016 елның 16-18 сентябре көннәрендә Казан шәһәрендә «HI, FUTURE» киләчәк технологияләре күргәзмә-конференциясе уздырыла. Әлеге конференция кешелек тормышын төптән үзгәртерлек алдынгы технологияләргә багышланган.
«HI,FUTURE» – Россиядә мондый форматтагы беренче чара. Әлеге чараның төп максаты - Россиядә киләчәк технологияләрен үстерүгә максималь ярдәм итү, базарның төп катнашучылары арасында үзара эш итүне оештыру хисабына Россияне инновацияле технологияләрнең дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле итү, һәм шулай ук киләчәк технологияләрен үстерү соравына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
Максатчан аудитория: киләчәк технологияләре сферасы предприятиеләре, студентлар һәм мәктәп укучылары, инвесторлар һәм и инвестиция фондлары, дәүләт секторы вәкилләре, IT-белем бирүдә катнашучы төп вузлар.
Күргәзмә түбәндәге адрес буенча бара: Казан, Петербург ур., 52. Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы.
Чара программасы һәм катнашу буенча тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: www.hi-future.ru.