Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада Авылы, 35) 2016 елның 8-9 сентябре көннәрендә уздырылачак «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумына 1500нән артык кеше теркәлде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырыла торган әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
Исегезгә төшерәбез: ике көн дәвам итәчәк дискуссияләр мәйданчыгында форумда катнашучылар ерак перспективаны күздә тоткан киләчәктә эшкуарлыкны үстерү буенча үз фикерләрен, фаразларын белдерә алачак.
Форум чараларына түбәндәге сайтта теркәлергә мөмкин: www.tatforum.org