2016 елның гыйнвар – июль айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар – июль айлары өчен Татарстан Республикасы  муниципаль  берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы әзерләнде.

2016 елның гыйнвар – июль айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама  (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.

Рейтинг белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы сайтының «Социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм фаразлары» бүлегенең «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International