ТР икътисад министры Артём Здунов күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне яңа уку елы башлануы белән тәбрик итте

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Яңа уку елы башланыр алдыннан ТР икътисад министры  Артём Здунов Яр Чаллыдагы күп балалы гаиләләрдә булды.  Министр үзенең визиты кысаларында 13 бала тәрбияләүче Кузнецовлар гаиләсе белән танышты. Олы балалары  Виктор һәм Дарья инде әти-әниләреннән аерым яшиләр һәм үз гаиләләрен коралар. Шулай ук  Артём Здунов Орловлар гаиләсенә дә керде. Алар 9 бала тәрбиялиләр. Тагын бер гаилә – Хөснетдиновлар 5 бала үстерә. Министр гаилә башлыкларына мәктәп һәм спорт формалары, ранецлар, һәм шулай ук мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен сертификатлар бүләк итте.

«1 сентябрь — көтеп алынган, яраткан һәм дулкынландыргыч көн, бигрәк тә тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүче беренче сыйныфлар өчен. Сезне яңа уку елы башлануы белән тәбрик итәм, мәктәп укучыларына һәм студентларга укуларында уңышлар телим!», - дип билгеләп үтте Артём Здунов үзенең мөрәҗәгатендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International