2016 елның 7- 9 сентябре көннәрендә «ИННОКАМ» Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры, Татарстан Республикасы Кама кече һәм урта эшкуарлыкны кластерлы үстерү үзәге һәм Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры предприятиеләре һәм вәкилләре түбәндәге адрес буенча уздырылачак «НЕФТЬ, ГАЗ. НЕФТЬ ХИМИЯСЕ» дип аталган 23нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнаша: Казан ш., «Казан ярминкәсе» КҮ, Оренбург тракты, 8.
Чарада катнашу бушлай. Чарада катнашу өчен алдан теркәлү мәҗбүри һәм 5 сентябрьгә кадәр алып барыла!