ТР икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллы шәһәрендә Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашты

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

ТР икътисад министры Артём Здунов  Яр Чаллы шәһәренә барды,  ул анда Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашты.

Чараларда шулай ук почетлы кунаклар сыйфатында автошәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Быел бәйрәм чаралары «Акварель-2016» Чәчәкләр фестивале белән бергә алып барылды. Шәһәрнең өч районындагы 18 мәйданчык искиткеч чәчәк композицияләре белән бизәлгән иде. «Республика Хөкүмәте исеменнән сезне туган ягыбыз, шәһәребез көне белән тәбрик итәм. Чаллылыларның бәйрәмнәрне матур итеп оештыра белүләре таң калдыра, бу турында бүгенге чәчәк бәйрәме дә сөйли. Уңышлар сезгә! Бәйрәм белән!», - диде Артём Здунов җыелган кунаклар каршында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International