Татарстан Республикасының 10 көйләнүле заказчысына карата сатып алу планнары проектларының туры килүенә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – Министрлык) тарафыннан уздырылган бәяләү йомгаклары буенча нәтиҗәләр алынды.
2016 елның 1 сентябренә карата әлеге заказчыларның планлаштырылган гомуми еллык турыдан-туры сатып алулары күләме 2016 елның 1 июненнән 35,7 млрд сумнан 43,6 млрд сумга кадәр үскән. «Республика инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге» ДУП кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан сатып алулары өлешен 600 млн сумнан 1 млрд сумга кадәр арттырган.