Аренда шартнамәләрен төзү хокукына кече эшкуарлык субъектларын сайлауга конкурс үткәрелә

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

2016 елның 27 сентябрендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгынның (адресы: 420021, ТР, Казан ш., Мәскәү ур., 55), конференц-залында Татарстан Республикасы Бизнес-инкубацияләү үзәге белән ташламалы шартларда аренда килешүе төзү хокукына кече эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсы үткәрелә.

Конкурсны оештыручы: «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе.

Конкурс сайлап алуы предметы: оргтехника урнаштырылган һәм җиһазланган торак булмаган офис бүлмәләре.

Гаризалар көн саен югарыда аталган адреслар буенча 2016 елның 26 сентябренә кадәр сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр язма формада кабул ителә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар салынган конвертларны ачу датасы һәм вакыты: 27 сентябрь көнне  11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының конференц-залы. Адресы: 420021, ТР, Казан ш., Мәскәү ур., 55

Конкурста катнашу өчен гаризаларны карау датасы һәм вакыты:

27 сентябрь көнне 11.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының конференц-залы. Адресы: 420021, ТР, Казан ш., Мәскәү ур.,55.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International