Эшкуарларны COIFair-2016 Кытай инвестицияләренең халыкара ярминкәсенә чакырабыз

2016 елның 16 сентябре, җомга

Республика эшкуарларын COIFair-2016 Кытай инвестицияләренең сигезенче халыкара ярминкәсенә чакырабыз. Чара 2016 елның 20-21 октябре көннәрендә Пекинда оештырылачак. Әлеге ярминкә КХРның Үсеш һәм реформалар буенча дәүләт комитеты ярдәмендә уздырыла. COIFair-2016 Кытай инвестицияләренең Сигезенче халыкара ярминкәсенең статуслы чаралары санына «Мәскәү-Пекин. Ике ил – бер эш» Россия – Кытай Инвестицияле форумы да керде. Ул үз эшен ярминкәнең беренче көнендә ачып җибәрәчәк.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: 8 (495) 374 56 87, 8 (800) 500 51 48, һәм шулай ук  www.coifair.com.сайтына мөрәҗәгать итәргә дә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International