КАМАЗның Гамәли квалификацияләр үзәгендә елына 2000нән артык кеше укый ала

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Салым ташламалары ярдәмендә инвесторны ничек итеп төбәктә кадрлар әзерләү системасының тулы хокуклы катнашучысы итәргә һәм ресурс үзәгенең ишеге завод цехына керү урыныннан нинди ераклыкта булырга тиеш? Әлеге һәм башка шундый сораулар турында Стратегик инициативалар агентлыгының «Яшь профессионаллар» юнәлеше вәкилләренә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов сөйләде.

Чара йомгаклары буенча төбәкнең юнәлешле министрлыклары вәкилләре  һөнәри белем бирү системасын яңарту нинди элементларга таянып башкарылачагын, аның инвестицияле һәм сәнәгый үсеш өстенлекләре белән ничек ярашачагын һәм әлеге системада кадрлар стандарты нинди роль уйнаячагын аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International