Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Иран Ислам Республикасы икътисад министры урынбасары Мөхәммәт Шәрифзадә җитәкчелегендәге Иран делегациясе катнашында «Мир Бизнес Банк» өстәмә офисы ачылды.
Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта стартаплар һәм IT-компанияләр җитәкчеләре белән эшлекле очрашу үткәрделәр, анда бизнес өчен ташламалар һәм мөмкинлекләр турында сөйләделәр. Чара ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча узды.
25-28 октябрьдә Мәскәүдә матурлык индустриясе вәкилләре, дистрибьюторлар һәм җитештерүчеләр өчен елның төп вакыйгасы – InterCHARM Парфюмер-косметика тармагының 30 нчы Халыкара күргәзмәсе узачак.
24 октябрьдә «Вверх» конкурсантлары Министрлыкның тармак бүлекләрендә булдылар, аларның җитәкчеләре һәм җитәкчеләр урынбасарлары белән таныштылар, алары үз чиратында бүлекчә эшчәнлеген яктыртты һәм студентларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Көзге ике ай дәвамында республика районнарының төрле шәһәрләреннән һәм торак пунктларыннан килгән укучылар эшкуарлык нигезләрен алар өчен махсус эшләнгән программа буенча өйрәнделәр. Уку гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшлекле уен форматында узды. Балалар эшкуар портретын төзеп, махсус тестлар үттеләр, шулай ук үз проектларын тәкъдим иттеләр, башлангыч бизнес-план әзерләп, PR-кампанияне эшләделәр.
20 октябрьдә Чаллыда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылган «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» укыту программасы старт алды.
20 октябрьдә Казан дәүләт медицина университетында «Минем бизнес» үзәге «Бизнес-идея генерациясе» тренингын үткәрде. Тренинг «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында оештырылды. Дәрестә катнашу – бушлай.
19-20 октябрьдә Мәскәүдә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында «Россиядә эшләнгән» халыкара форумы уза. Форумда кече, урта һәм эре бизнес, бизнес-берләшмә вәкилләре, эре халыкара оешмалар башлыклары, инвесторлар, министрлыклар җитәкчеләре һәм чит ил кунаклары катнаша. Шулай ук форумда Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова катнашты.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан муниципаль районнары халкы «eCommerce уңыш формуласы» электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгуга багышланган бушлай укыту мастер-классларында катнашкан. Укытуны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге оештырды.
Татарстан Республикасының Зеленодольск шәһәреннән «СВИЯЖСК-ЗЕРНОПРОДУКТ» компаниясе ашлык һәм майлы культураларны саклау һәм эшкәртү өчен заманча элеватор төзү өчен ВЭБ.РФ- аша еллык 1% ставкасы белән 1 млрд.сум күләмендә кредит алачак. 80дән артык эш урыны булдырылачак, 3 млрд.сумга якын инвестиция җәлеп ителәчәк.